Марат Җәббаров азык-төлек иминлеге буенча штаб барышында Татарстанда карабодай ярмасы вәзгыяте турында сөйләде

2020 елның 25 декабре, җомга

24 декабрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышы узды. Авыл хуҗалыгы министрыны беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елда сезонлы кыр эшләре сыйфатлы һәм вакытында башкарылган. Коронавирус йогышы пандемиясе аркасында чикләр ябылган шартларда, төбәк хакимиятләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре белән тыгыз хезмәттәшлек исәбенә ведомство тарафыннан тармакны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Шул исәптән икътисадның башка тармакларыннан белгечләрне, шулай ук аграр югары уку йортлары студентларын җәлеп итү аркасында 2020 елда төп авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алынды.

 Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук ашлык базарындагы хәл турында да фикер алыштылар. Быел Россиядә бөртеклеләрнең иң зур уңышы җыелган – 133 млн. тонна чиста авырлыкта, шул исәптән 85,9 млн. тонна бодай җыелган. Чарада билгеләп үтелгәнчә, бу күләм эчке базарны он һәм икмәк белән кулай бәяләрдән тәэмин итү өчен җитәрлек. Аларны тотрыкландыру өчен, он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан өстәмә дәүләт ярдәме дә күрсәтеп, берничә нәтиҗәле чара кабул ителгән инде.

 Карабодай һәм карабодай ярмасы базарындагы вәзгыять аерым каралды. Агымдагы елда әлеге культура уңышы 13,6% ка артып, 893 мең тоннага җиткән, бу исә ярма сәнәгатен үстерү һәм карабодай ярмасына бәяләрне тотрыкландыру өчен нигез салырга мөмкинлек бирде.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, 2020 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелгән. Республикада карабодай ярмасы җитештерү буенча ике эре предприятие эшли.

 1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты аена 1,5 мең тоннага якын карабодай ярмасы җитештерә. Хәзерге вакытта продукциягә ихтыяҗ азрак булу сәбәпле, предприятиедә тәүлегенә 60 тоннага якын карабодай ярмасы җитештерелә. Бу темпта сатылганда, карабодай ярмасының айлык запасы бар.

 «Хузангай» ҖЧҖ тары, бодай, арпа, борчак, карабодай, арпа, бодай ярмалары чыгара. Предприятиенең куәте айга 300 тоннага якын ярма, шул исәптән 40 тоннага якын карабодай ярмасы җитештерергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта тәүлеккә 1,5 тоннага якын карабодай ярмасы җитештерелә. Агымдагы ихтыяҗ  торганда, чимал запаслары яңа уңышка кадәр җитәргә тиеш.

«Гомумән алганда, бу ярма белән тәэмин итү буенча бездә проблемалар юк, җитештерүчеләребез белән даими элемтәдә торабыз, аларга кирәкле ярдәм күрсәтәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International