Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан эш башлаучы фермерларга грант ярдәмен киңәйтү турында карар имзаланды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак, әгәр мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.

Авыл хуҗалыгы кооперативлары продукцияне сату өчен кирәкле җайланмаларның һәм техниканың бәясен кире кайтара алачаклар. Бер үк вакытта кооператив табышының «чиге» артты, аның күләменнән чыгып, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзаларыннан продукция сатып алуга субсидия бирелә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан башлап Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасын үстерү» илкүләм проекты кысаларында “Агростартап” программасы буенча 167 фермер 471,7 млн сумлык ярдәм алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International