Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында миллионнар белән исәпләнә торган икътисадый файда алдылар

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чыгымнарны киметергә һәм табышны арттырырга бушлай ярдәм итәләр.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы “Энергияне сак тоту технологияләре үзәге” ДАУ директоры Марат Әхмәров, республиканың эре  предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Наил Залаков билгеләп үткәнчә, проектның төп бурычы – Сакчыл җитештерү принципларын гамәлгә кертү хисабына ел саен хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү һәм артык чыгымнар тотмыйча гына предприятиенең табышын арттыру.

Марат Әхмәров, «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре Россия предприятиеләренә чыгымнарны киметергә һәм табышны арттырырга бушлай ярдәм итә, дип сөйләде. Экспертлар производствога чыгалар, аның ничек урнашуын өйрәнәләр, технологик чылбырларда көчсез звеноларны билгелиләр һәм предприятие хезмәткәрләре белән бергә процессларны оптимальләштерү планын эшлиләр. Программада республиканың 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнаша инде.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов сөйләде.

Әйтик, инкубация йомыркаларын җыюның җитештерүчәнлеген арттыручы Тукай нәсел репродукторы хезмәт җитештерүне 12%ка арттырган, процесслар узу вакытын 11% ка киметкән һәм запасларның әйләнешен 5%ка киметкән, бу пилот проекты 19 млн сумлык икътисадый файда китергән. Ә ит эшләнмәләре җитештерү буенча проектны гамәлгә керткән «Агрокөч» предприятиесе 197 млн.сумлык икътисадый файда алган. Кондитер продукциясе (чәк-чәк) җитештерү процессын оптимальләштерү Казан икмәк заводына 7,7 млн сум акча китергән. Ит деликатеслары җитештерү агымында җитештерүчәнлекне арттыру «Кама» агросәнәгать комплексына 45,7 млн. сум китергән.

Предприятиеләрнең үзләре дә нинди уңай нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләделәр. Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, предприятиене программага кертү турында карар кабул иткәндә, җитәкченең уңай нәтиҗәләргә ирешү теләге һәм кызыксынуы мөһим критерий булып тора, чөнки хезмәт җитештерүчәнлеген арттырганда хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру өчен резервлар барлыкка килә, республика бюджетына салымнарны вакытында түләү мөмкинлеге туа. Эчке тулаем продукт арта, җитештерүне арттырганда экспортка чыгу мөмкинлеге барлыкка килә, аны алыштырырлык импорт та бар. Бу бик зур потенциал. Тиешле җитештерүчәнлек дәрәҗәсенә чыгып, чит илләрдән кертелә торган товарлар белән конкурентлык итәргә мөмкин.

Моннан тыш, предприятиеләр, проектта катнашып, түбәндәгеләрдән файдалана алалар:

*идарәчел кадрларны һөнәри яңадан әзерләү программасыннан;

*финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларыннан;

*салым преференцияләреннән;

*экспортка чыгуда һәм административ киртәләрне бетерүдә ярдәм алудан.

Марат Җәббаров һәр предприятиегә программаның мөмкинлекләрен игътибар белән өйрәнергә һәм ул бирә торган өстенлекләрдән файдаланырга тәкъдим итте, аларның иң мөһиме - икътисадый файда һәм табышлылыкны арттыру. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International