Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына милли затлы ризык – Каклаган татар казын тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 21 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
Моны бүген Буа районының “Ямбулат” АХҖК ҖЧҖ базасында сөт терлекчелеген цифрлаштыруны зона уку-практика семинарында катнашучылар үзләре күрә алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкчелегендә 2021 елга Татарстан Республикасында куллану рөхсәт ителгән селекция казанышларының дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне карау буенча төбәк комиссиясе утырышы узды.
Аксубай универсаль технологияләр техникумында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) - 2020/2021 еллар чемпионаты циклының «Умартачылык» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестиция советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Бүген Сарман аграр көллиятендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) - 2020/2021 еллар чемпионаты циклының «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәмнәре” төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына “Колмаклы Мамадыш икмәге”н тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 18 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул идарәчел карарларны оператив кабул итү системасына багышлана.