Теләче районында ашлык киптерү комплексын төзи башладылар

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Теләче районының Үзәк авылында «Август-Теләче» агрофирмасында җитештерүчәнлеге 50 т/сәг. булган ашлык киптерү комплексын төзи башладылар.

Җитештерү эшләре графигы нигезендә объектны агымдагы елның август башына файдалануга тапшыру планлаштырыла. «Август-Теләче» басуларында үстерелә торган культуралар яңа ашлык киптерү җайланмасында беренчел чистарту һәм киптерү процессларын узачак.

Җайланмалар универсаль, төрле культураларга җайлаштырылган:бөртекле, кузаклы, май орлыкларына көйләнгән. Ашлык киптерү комплексы белән идарә итү автоматлаштырылачак, аңа бер оператор хезмәт күрсәтәчәк, ә контрольдә тотыла торган параметрлар дисплейга чыгарылачак.

Белешмә өчен:“Август-Агро” идарәчел компаниясе” ҖЧҖ – Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Республиканың Азнакай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Теләче районнарындагы бер төркем предприятиеләрне берләштерә. Татарстанда «Август-Агро» идарәсендәге җирләрнең мәйданы 148 мең га тәшкил итә, шул исәптән чәчүлекләр – 130 мең га. Игелә торган культуралар:бөртекле, кузаклы, көнбагыш, рапс, кукуруз һ.б. Ит һәм сөт юнәлешендәге токымнарга караган 16 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. «Август-Агро» ИК үсемлекләрне химик яклау чараларын үзебездә  эшләүче һәм җитештерүче иң эре «Август» фирмасы» АҖенең иярчен предприятиесе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International