Хезмәт кешеләре: Ничек итеп тракторчы АПКның эре предприятиесен җитәкләгән

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Көндәлек хезмәтләре белән хөрмәт һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турында яза торган безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - Мамадыш районының Түбән Ушма авылыннан Габделхак Шакиров. Бу елның 10 мартында аңа 100 яшь тулган булыр иде.

Хезмәт эшчәнлеген ул 15 яшендә Мамадыш МТСы тракторчысы булып башлый. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм Хәрби-диңгез флотына җибәрелә. Водолазлар мәктәбен тәмамлап, Кызыл байраклы Амур флотилиясендә хезмәт итә. Япония белән сугышларда катнаша. Водолаз катеры командиры була.

 Демобилизациядән соң туган районына әйләнеп кайта һәм 1950 елга кадәр «Мамадыш» совхозының бүлек идарәчесе һәм партия оешмасы секретаре булып эшли. 1952-1959 елларда Татарстанның Мамадыш һәм Дөбъяз районнарында җаваплы партия һәм дәүләт вазыйфаларында эшли. 1959 елдан Габделхак Шакировның хезмәт биографиясе республиканың Түбән Кама районы белән тыгыз бәйләнгән. 30 елдан артык ул районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен — «Кама буе», «Родина», «Түбән Кама»ны җитәкли. Бу елларда аның һөнәри осталыгы һәм оештыру таланты аеруча ачык күренә. Тирән белемнәре, энергиясе һәм оста җитәкче булуы аркасында ул Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертә.

Габделхак Шакиров ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә, «РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша, ике тапкыр ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Габделхак Шакир улы һәрвакыт югары абруйлы һәм хөрмәтле булды. Ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, принципиальлеге һәм үзенә йөкләнгән эшләргә җаваплы каравы белән башкалардан аерылып торды. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International