ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Арча районында Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың 8 районыннан база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

17 ноябрьдә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, федераль ведомстволар, АПК идарәсенең төбәк органнары, шулай ук тармак берлекләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

21 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматында Икътисад институтының Ачык ишекләр көнен үткәрә.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән Россия Федерациясе Хөкүмәте гөмбәләрне авыл хуҗалыгы продукциясенә кертте.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казанда Мәрҗәни урамындагы 16 йорт адресы буенча урнашкан «Безнең фермер» уникаль товар мәйданчыгы актив эшчәнлек алып бара һәм үсешен дәвам итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 16 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында төбәкара стажировкалар системасына һәм кооператив идарәчеләре өчен тәҗрибә алмашуга багышланган видеоконференция узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда үз бизнесын башларга теләүчеләрне, яшь фермерларны, шулай ук бер елдан да кимрәк эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын Яшь фермер мәктәбендә катнашырга чакыра. Мәктәпне тәмамлагач, катнашучылар  квалификация күтәрү турында таныклык алачаклар.


14
ноябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның потенциаль экспортерлары белән киңәшмә үткәрде. Бүгенге чараның төп максаты - Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең экспорт эшен активлаштыру, бу юнәлешне үстерүгә ярдәм итү, экспортерларны дәүләт ярдәме чаралары белән таныштыру, консалтинг, яңа мөмкинлекләр эзләү һәм Татарстан Республикасы АПК продукциясенең экспортын үстерү һәм арттыру.

Бүген, Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Үз товарларын һәм продуктларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International