Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре селекция-орлыкчылык үзәге булдыру буенча Свердловск өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнделәр

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе Свердловск өлкәсендә булды. Сәфәрнең максаты -аграр белем бирү һәм селекция-орлыкчылык эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм казанышларны өйрәнү.

Кунаклар булган Урал дәүләт аграр университеты, Россия һәм дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып, 80 ел белем бирү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып бара. Шунысы игътибарга лаек, югары уку йорты фәнни-тикшеренү институтлары һәм коммерция предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Кунакларда шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын йөртү буенча тренажерлар классы да кызыксыну уятты, анда компьютер уены рәвешендә чәчү, төрле культуралар уңышын эшкәртү һәм урып-җыю процесслары модельләштерелә.

 Аннары делегация Урал авыл хуҗалыгы фәнни институтының эшен өйрәнде, «Урал бәрәңгесе» ССК лаборатория-теплица комплексында булды һәм «Белореченский» АҖ товар бәрәңгесаклагычы эше белән кызыксынды. Предприятиеләр шулай ук тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Шуның аркасында бәрәңгенең яңа сортларын эшкәртүдән алып аларның зур күләмле коммерция җитештерүенә кадәр төгәл чылбыр төзелгән.

 Микроклональ үрчетү лабораториясендә үтә дә стериль шартларда пробиркаларда in vitro-бәрәңге материалы үрчетелә, моның өчен Урал авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты эшләгән бәрәңге сортлары кулланыла. Берничә атнадан соң аларны мини бүлбеләр җитештерү буенча теплица комплексына утырталар. Климат шартлары, температура һәм дымлылык монда тулысынча автомат режимда саклана. Шулай итеп, бәрәңге үсентеләрен микроклон үрчетү лабораториясе 70 000 in-vitro үсемлеген бирә ала, ә теплица комплексы елга 560 000 мини-бүлбе җитештерергә мөмкинлек бирә.

Республика делегациясе билгеләп үткәнчә, Свердловск өлкәсендә алынган тәҗрибә Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге базасында, Казан фәнни үзәгенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ), Казан аграр университеты һәм республиканың башка предприятиеләре белән берлектә, Татарстанда селекция-орлыкчылык үзәге булдыру өчен файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International