Район хәбәрләре: Тукай районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген Тукай районында алдынгыларның традицион слеты узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, оешмалар-предприятиеләр җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм барлык хуҗалык  тармаклары хезмәткәрләре катнашты.

Тукай аграрчылары адресына югары оешканлык һәм хезмәткә намуслы караулары өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

"Тукай районы - зур мөмкинлекләр территориясе. Безнең игенчеләребез 2020 елда 179 мең тоннадан артык ашлык үстерделәр. Бүгенге көндә район буенча 88 тонна сөт савыла. Һәм безнең барлык уңышларыбыз, казанышларыбыз -сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Хезмәтегезгә, һөнәрегезгә тугрылык өчен рәхмәт сезгә", - диде Фаил Камаев.

Ул шулай ук район хуҗалыклары һәм агрофирмалары коллективлары эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Алдынгыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов та котлады. Ул Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 "Агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм авыл хезмәтчәннәренә ирешелгән югары нәтиҗәләр һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез барысын да чын күңелдән эшлисез, шул рәвешле авыл хуҗалыгы нигезләрен ныгытасыз һәм агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешен тәэмин итәсез. 2021 ел да сезнең өчен уңышлы ел булсын, хезмәтегездә яңа казанышлар белән куандырсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, муллык телим! Игелекле хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм!",- диде Рафаэль Фәттахов.

Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук сәхнәдә үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны котладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International