ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Болгар кухнясының борынгы ризыгын тәкъдим итте.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан блогерлары «Татар малай» һәм «Кызык-Мызык» татарстанлыларны “Россия тәмнәре” конкурсында республика продукциясе өчен  тавыш бирергә өндиләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 28 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны “Россия тәмнәре” конкурсында республика продукциясен хупларга өндәде. Өндәүне ул Instagramда үз битендә урнаштырды. Республика Президенты үзе дә читтә калмый, хэштегларга карап фикер йөрткәндә, Чәк-чәк өчен тавыш биргән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Болгар үрдәк казылыгын төбәк брендларының “Россия тәмнәре” беренче илкүләм конкурсына тәкъдим итте. Аны "Кәүсәр" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитештерә.

26 ноябрьдә Кукмара районының «Әсәнбаш Агро» ҖЧҖ каршында Кукмарада җитештерелгән җайланмалар нигезендә корылган азык әзерләү үзәге эшли башлады. Аның куәте - сәгатькә 12-15 тонна азык җитештерерлек.

«Алабуга азык-төлек комбинаты» ЯАҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Алабуга прәнниген тәкъдим итте.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, хокук бозуларны профилактикалау һәм халык арасында коррупциягә каршы культура булдыру мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатыннан, Министрлыкта «Авыл хуҗалыгында һәм эшкауарлыкта коррупция хәтәрлекләре» темасына дискуссия клубы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Кукмара Балы»ын тәкъдим итте. Продукт "Безнең авылдан" номинациясендә бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International