Хезмәт кешеләре:Балтач районыннан күмәк хуҗалык рәисе булган элеккеге урта мәктәп укытучысы

2021 елның 12 марты, җомга

Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй казанган гади кешеләр турындагы безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - 21 елдан артык колхоз рәисе булып эшләгән Наил Салих улы Салихов.

Наил Салихов 1931 елның 9 мартында Балтач районының Пархада авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген, Балтач районы Чепья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 19 яшендә Пыжмара җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшләүдән башлый. 1956 елда читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының география факультетын тәмамлый.

1970 елның ноябреннән 1991 елның апреленә кадәр туган районның “ВЛКСМга 50 ел” колхозы җитәкчесе була. Аның җитәкчелегендә предприятиедә хуҗалыкның җитештерү-икътисадый күрсәткечләре, торак пунктларның социаль инфраструктурасы һәм җәмгыять әгъзаларының торак-көнкүреш шартларында зур үзгәрешләр була.

Мәсәлән, 1972-1973 елларда терлекләрне кышлату чорында Бөтенсоюз социалистик ярышында иң яхшы җитештерү-икътисадый күрсәткечләргә ирешкән өчен колхоз һөнәр берлеге әгъзаларының Үзәк комитеты (ЦК) байрагы һәм микроавтобус белән бүләкләнә.

Хуҗалык җитәкчесе инициативасы белән һәм турыдан-туры аның җитәкчелегендә максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә 7 ел эчендә Нөнәгәр, Чутай, Комар авылларында электр белән эшләүче терлекчелек фермалары һәм тегермәннәр төзелә.

Наил Салих улы хуҗалык хезмәткәрләренең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, уңайлы хезмәт һәм ял шартлары булдыруга, шулай ук һәркемгә вакытында хезмәт хакы түләүгә дә аерым игътибар бирә. Шулай итеп, ул җитәкчелек иткән чорда Чутай авылында 25 урынлык балалар бакчасы, медицина пункты, китапханә, автоүлчәү һәм ашлык киптерү җайланмалары төзелә.

Нөнәгәр авылында 1981-1991 елларда 320 урынга исәпләнгән урта мәктәп, 90 урынлык балалар бакчасы, пилорама, автогараж, кибетләр, 1500 тоннага исәпләнгән бәрәңгесаклагыч, 2000 тонналык силос траншеялары, һәркайсы 900 тонна сыйдырышлы ике сенаж каланчасы, шулай ук бәрәңгене сортларга аеру өчен КСП-25 төзелә. 1986 елда Чутай авылында кибетләр төзелә һәм мәктәпкә капиталь ремонт ясала. 20 ел эчендә "ВЛКСМга 50 ел" колхозында 18 фатир төзелә.

Үзенә йөкләнгән эш, зур хезмәт сөючәнлек, даими рәвештә камиллеккә омтылу, икътисадый һәм җитештерү бурычларын хәл итүдә оперативлык, авыл хуҗалыгы җитештерүендә конкрет бурычларны хәл иткәндә зур оештыру сәләтенә ия булу, коллективны куелган максатларга ирешүгә туплый белү – Наил Салиховка хас булган бу сыйфатлар хуҗалыкны район буенча алдынгылар рәтенә чыгарырга мөмкинлек бирә.

Наил Салих улы Салихов - үз эшенә тугрылыклы, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы кеше. Хәтта бүген дә, өлкән яшьтә булуга карамастан, ул кешеләр турында кайгыртып, аларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтеп яшәвен дәвам итә.

1992 елдан ул Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлегенең Ветераннар советы рәисе булып тора.

Наил Салих улы Салихов «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен», «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «Халык мәгарифе отличнигы» бүләге, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнгән. 1988 елда “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы  исеменә лаек була.

90 яшьлеге уңаеннан Татарстан Республикасы АПКсы Ветераннар советы аны туган көне белән котлады һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Татарстан Республикасы АПКсы Ветераннар советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International