Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Чиләбедә җитештерелә торган мини-тракторлар турында сөйләделәр

2021 елның 12 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Чиләбе, Курган һәм Свердловск өлкәләре вәкилләре белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, Свердловск өлкәсенең Татарстан Республикасында Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина, «Трактор» ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Сергей Козионов һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Тимур Идрисов катнашты.

Сергей Козионов предприятиенең «Уралец» мини-тракторларын һәм асылмалы җайланмаларны җитештерүе турында сөйләде. 2008 елдан бирле 10 меңнән артык трактор чыгарылган. Техника чит ил аналогларыннан 2-3 тапкыр арзанрак. Предприятие комплектлау әйберләре җитештерүче Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Мәсәлән, тракторларны «Кама» шиннары белән тәэмин итү турында килешүгә ирешелгән дә инде. Шулай ук Сергей Козионов Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм фермер хуҗалыкларын техника белән тәэмин итәргә әзер булулары турында белдерде.

Наил Залаков аңлатуынча, техника Россиядә җитештерелә, сатып алучылар аның хакыннан 30%ын субсидияләүгә исәп тота ала. Моның өчен техника сатып алганнан соң 3 ел дәвамында Министрлыкка документлар тапшырырга кирәк. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны 8-800-444-16-70 аша консультация алырга мөмкин.

Рафаэль Фәттахов үз чиратында җитештерүчеләрне быел Татарстанда 1 - 3 июльдә узачак «АГРОВОЛГА-2021» халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакырды.

Шулай ук «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә техника үрнәкләрен урнаштырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International