Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезонын ачты

2021 елның 13 марты, шимбә

Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган быелгы беренче ярминкәләр ачылды. Азык-төлек һәм башка товарларны Яңа Чишмә, Спас, Нурлат, Саба, Аксубай, Әлки, Әтнә, Мамадыш, Чүпрәле, Питрәч һәм Тәтеш районнарыннан, шулай ук АПК предприятиеләреннән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килде. Мәйданчыкларга авыл халкына гына түгел, шәһәр халкына да бик ошый торган автолавкалар да килгән иде.

Шимбә көнне республика районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барлыгы 35 тонна бәрәңге, 71 тонна яшелчә, 34 тонна ит, 19 тонна үлчәүле сөт, 48 тонна шикәр, 35 тонна он, 120 мең данә йомырка һәм 170 тонна ашлык китерелде.

Һава температурасы бераз җылынгач, яшелчә продукциясен китерүне арттыру планлаштырыла. Ә бакча сезонына якынрак яшелчә һәм куак үсентеләре барлыкка киләчәк.

Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре булды. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән таныштылар. Моннан тыш, барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләре бик теләп йөри һәм мондый ярмиекәләр социаль әһәмияткә ия. Биредә кулай бәяләрдән чын Татарстан продукциясен сатып алырга мөмкин.

Ярминкәләр оештыру мәшәкатьле эш һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше алга таба да дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International