Марат Җәббаров:Татарстанда көзге культуралар торышы, гомумән алганда, яхшы

2021 елның 13 марты, шимбә

Татарстан Республикасында 552 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелде, аларның торышы яхшы. Һава шартларының шулай торуы көзге культуралар өчен бик уңай, диде бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров искәртеп узганча, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре тарафыннан кыш дәвамында уҗымнарга мониторинг уздырылган, уҗымнарның һәлак булуы күзәтелми. Әмма аларны вакытында азотлы ашламалар белән тукландыру мөһим.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүгенгә 152 мең тонна ашлама, ягъни 1 гектарга 55 кг ашлама тупланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 16,4 кг артыграк. Бүгенгә ашламаны иң күп туплаган районнар:Зәй районында – гектарга 98 кг;Тәтеш районында – 96 кг;Минзәлә районында – 92 кг;Әтнә районында – 85 кг;Сарман районында – 84 кг;Тукай районында – 80 кг.

Туплану республика дәрәҗәсеннән(гектарга 55 кг) шактый түбән булган районнар:Әгерҗе районында – гектарга 10 кг;Менделеевск районында – 30 кг;Югары Ослан районында – 34;Зеленодольск районында – 36 кг.

Март - апрель айларында хуҗалыкларга төп юнәлешләр буенча субсидияләр җиткереләчәк. Бу, шул исәптән, бәйле булмаган ярдәм - 390 млн. сум, бөртекле һәм майлы культураларга - 533 млн. сум, сөт терлекчелегендә продуктивлыкны арттыруга – 823 млн.сум, минераль ашламалар сатып алуга – 1 млрд. сум, техник модернизацияләүгә – 554 млн. сум. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләренә туры килә торган эретмә комплексларын төзегәндә, минераль ашламалар сатып алуга 1,3 арттыру коэффициенты каралган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы орлыкларга аерым тукталды. Язгы бөртекле культураларны чәчү өчен 350 мең тонна орлык кирәк, диде ул, тәэмин ителеш - 106%. Орлыкларның 86% чәчү сыйфатына тикшерү узган.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы орлыкларның чәчүгә яраклылыгына тикшерү һәм фитоэкспертиза уздыру буенча хезмәт күрсәтә, бары тик тикшерелгән орлыкларны гына чәчүегезне сорыйм, - диде министр. – Районлаштырылмаган орлыклар чәчү хуҗалыкны үсемлекчелек юнәлешләре буенча дәүләт ярдәмен алу хокукыннан мәхрүм итә. Читтән кертелгән орлыклар - кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере буенча да. Орлык - уңыш нигезе”.

Марат Җәббаров шулай ук, хуҗалыкларда 2021 елгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау дәвам итә, дип хәбәр итте. Бүгенге көндә техниканың әзерлеге түбәндәгечә:тракторларның әзерлеге - 94%, чәчкечләрнең – 97%, чәчү комплексларының - 91%, культиваторларның - 94%. Тагын 840 тракторны, шул исәптән 130 куәтле тракторны ремонтлап бетерәсе кала.

Министр чәчү комплексларын әзерләүгә аерым игътибар бирергә кушты, алар белән бөртекле культураның 70%ы чәчелә. 9 районда комплекслар тулысынча әзерләнгән, калганнарында тагын 64 чәчү комплексын төзекләндерергә кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр итүенчә, республикада гадәттәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен Казан, Чаллы халкы сатып ала ала.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин муниципаль районнарның игътибарын минераль ашламалар туплауга юнәлтте, бу яхшы уңыш нигезе, дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International