Зеленодольск сөт комбинаты “Очень важная корова” натураль йогыртларның яңа линиясен эшләтеп җибәрде

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» бренды астында йогыртларның яңа продукт линиясен эшләтеп җибәрде. «Җиләк һәм киви» җиләк-җимеш кушылмалары белән сөт продуктын бүген үк Казан һәм Татарстан кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Йогырт 120 грамм файдалы сөт продуктыннан тора. Аны этикеткадагы ак-кызыл төс гаммасында яхшы таныш булган сыердан танып була. Йогыртның майлылыгы 2,2%, 100 грамм продуктта 3,1 грамм аксым бар. Энергетика кыйммәте - 82 ккал.

«Очень важная корова» йогыртының яңа составы тулысынча натураль. Ул йогырт әчеткече нигезендә нормалаштырылган сөттән әзерләнә. «Очень важная корова» йогуртына без туңдырылган натураль җиләк-җимешләр өстибез. Яңа продукт ашказаны өчен бик файдалы. Ул иртән төп ризык буларак та, шулай ук эштә десерт буларак яки ике аш арасында тамак ялгап алу өчен дә бик әйбәт», - дип сөйләде «ЗМК» АҖ җитештерү технологы Юлия Максимова.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Обнимама» бренды астында 8 айдан өлкәнрәк балалар өчен биойогыртлар линиясен эшләтеп җибәргән иде. Хәзер кибетләрдә персиклы һәм «классик» биойогыртларны сатып алырга була.

Белешмә:

«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖенә 1957 елда нигез салына. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзер предприятие «Очень важная корова», «Васькино счастье» һәм «Обнимама» астындагы үз брендларының 100ләп исемдәге продукциясен чыгара. Предприятие составына, Зеленодольск заводыннан тыш, «ЗМК» АҖенең Чистай һәм Буа филиаллары керә.

ЗМК предприятиеләренә көн саен бөтен Татарстаннан савым башланганнан 8 сәгать эчендә 600 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International