Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүмат бирә:нәселле терлекне кайда сатып алырга һәм ничек итеп субсидия алырга?

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.

Нәселле терлек турында мәгълүмат:Татарстан тибындагы холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, шулай ук атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында квартал саен мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш нәсел идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга да була.

Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40% күләмендә субсидия каралган, әмма бу сумма таналар һәм атлар өчен 50 мең сумнан да артык була алмый, кәҗәләр өчен - 15 мең сумнан, сарыклар һәм дуңгызлар өчен 10 мең сумнан да артык була алмый. Тулырак мәгълүматны шулай ук Нәсел идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-60, 8-800-444-16-70 телефоннары аша алырга мөмкин. Татар токымлы атлар өчен субсидия артыграк күләмдә - 60% каралган. Дәүләт ярдәме алу өчен булган терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим шарт булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International