Әлки районыннан яшь фермер, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән атасы эзеннән китеп, авыл хуҗалыгын сайлаган

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Без атна саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен үстерүче, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Әлки районының Иске Чаллы авылыннан Рамазан Хәйдәров.

2020 елда ул «Эш башлаучы фермер» программасы буенча 4 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. Грант акчасына 23 баш кара-чуар төстәге таналар сатып ала. Хәзер хуҗалыкта 72 баш мөгезле эре терлек һәм 6 ат бар.

 “Айшер токымлы сыерлар сөтне яхшы бирәләр. Таналар әлегә бозауламаган, шуңа күрә район үзәгенең сөт кабул итү пунктына көнгә нибары 130 литр гына сөт тапшырабыз. Ә сыерлар күбәйгәч, өстәмә техника турында уйларга кирәк булачак. Механизациясез хәзер бернишләп булмый”, - дип сөйли Рамазан Хәйдәров.

Аның ышанычлы ярдәмчеләре – әти-әнисе Гали һәм Гөлгенә Хәйдәровлар. Гөлгенә Вахит кызы гомер буе авыл балаларын "бөек һәм куәтле" рус теленә өйрәтүгә багышлый. Күптән түгел пенсиягә чыгып, гаилә фермасы бухгалтеры вазыйфаларын башкара башлаган.

Гали абый бик тыйнак, белемле, үз эшен җиренә җиткереп эшли торган кеше, ул - ветеринар. Авыл халкы да гел аңа мөрәҗәгать итә, чөнки аның һәрвакыт ярдәмгә киләчәген, төпле киңәш бирәчәген беләләр.

Хуҗалык милкендә 40 гектарга якын җир бар, шуларның 14ендә – күпьеллык үләннәр үсә, калган өлешендә бөртекле культуралар: арпа, бодай һәм солы чәчәләр.

 "Көздән ун гектарда көзге культуралар чәчтек. Бәлки кабаттан да чәчәргә туры килер. Терлекләрне анна-моннан гына түгел, ә яхшы, дөрес итеп, рацион буенча ашатырга кирәк, югыйсә, табыш көтеп булмый", - дип сөйли Гали абый.

Хуҗалыкта барысын да үзләре эшлиләр. Ашлыкны үзләре ваклыйлар. Аның өчен аәлык ваклагыч сатып алганнар. Печәнне дә сатып алмыйлар. Сезонга 400 рулон әзерләнгән. Җәй көне сенаж өчен траншея казып куйганнар. 50 тонна коры азык әзерләнгән. 100 рулон салам лапас башына тутырып куелган.

 «Мине исәпкә кертмәгез, мин бит күбрәк өйдә, хуҗалык һәм бухгалтерия буенча. Боларны барысын да алар, ир-атларым әзерләде", - дип көлә Гөлгенә Вахит кызы.

Бүген хуҗалыкта "Нива -105" комбайны, Т-150" тракторы һәм ЮМЗ бар. Тирес чыгару өчен яңа фермага ТСМ-160 транспортерын сатып алырга да өлгергәннәр инде. Планда МТЗ-82 тракторы һәм башка техника сатып алу.

"Улым минем эздән китте, тыңлады, шәһәрдә калмады. Бәлки, ул аның уенда да булмагандыр, кем белә? Безнең кечкенә авылыбызның, районның киләчәге безнең Рамазан кебек яшь, перспективалы, булдыклы, эшчән фермерлар кулында", - ди Гали абый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International