Татарстанда авыл ипотекасы программасы буенча 992 млн сумнан артык кредит акчалары бирелгән

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россия төбәкләре арасында тотрыклы рәвештә лидерлыкны тота, 2159 гаилә торак сатып алу һәм төзү өчен акча белән тәэмин ителгән. 2021 елда республикада 466 гаилә бу программадан файдаланган инде, кредитлауның гомуми суммасы якынча 993 млн.сум тәшкил итә.

Программаның баш операторы - Россельхозбанк. Агымдагы елда кредит оешмасы татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга кергән 587 млн сумлык 275 кредит биргән, ә барысы 1397 заявка кергән.

2021 елда "Сбербанк" кергән 1325 заявкадан 178енә 380,82 млн сумлык ипотека кредиты биргән. Ак Барс банк тарафыннан 404 заявкадан 13енә 25,03 млн сумлык ипотека кредиты бирелгән. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда республикада барлыгы 3 724,8 млн сумлык 1693 ипотека кредиты бирелгән.

Проектның максаты - авыл җирендә яшәүче гражданнарны һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру, моны 2026 елга 122 мең гаиләгә торак тапшыру (сатып алу) күләмен булдыру таләп ителә.

Авыл ипотекасын авыл территориясенә караган һәм халкы 30 000 кешедән артмаган теләсә кайсы торак пунктта теләсә нинди күчемсез торак сатып алу өчен алырга мөмкин. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы - 100 меңнән 3 млн сумга кадәр, беренчел взнос 10%тан башлана. Гаризаны илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы бирә ала. Беренчел взнос буларак ана капиталын кулланырга мөмкин. Стажга карата таләпләр йомшартылды – соңгы (агымдагы) эш урынында кимендә 3 ай эшләү таләп ителә.

2021 ел яңалыклары:

1.Фатирны 5 каттан да артык булмаган йортларда сатып алырга була;

2.Алынган торакта 6 ай эчендә теркәлергә кирәк;

3.Йортны хәзер арендаланган җир кишәрлегендә дә төзергә мөмкин.

Яңа төзелештә яки икенчел торак базарында үзең өчен кызыклы вариантны Россельхозбанкның «Свое Жилье» махсус сервисы аша сайлап алырга мөмкин. Шул ук порталда кредит бәясен исәпләргә, гариза бирергә һәм онлайн режимында җавап алырга мөмкин.

Авыл территорияләре исемлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында төгәл белергә, ә Министрлыкның колл-үзәгендә авыл ипотекасы мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин, тел.:8-800-444-16-70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International