ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары - фермерларның уңышлы эшчәнлеген законлы дәвам итү. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы бизнесы өлкәсендә кулланучылар кооперативларының зур популярлык казануы очраклы гына түгел - фермерлар эшне нәтиҗәлерәк алып бару һәм үз продукцияләрен уңышлы сату өчен берләшәләр. Шундый мисалларның берсе - Аксубай районының «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы.

3 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фәридә Гарифуллина рәислегендә һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 5 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Тукай районында Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча семинар-киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Фаил Камаев, республиканың 11 районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, шулай ук республиканың база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарыннан берсе - ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 1 декабреннән «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим кертте – ул «Алдан броньлау» процессын башлап җибәрде, бу иске елда куелган бәя буенча, тагын өстәмә ташлама белән техника сатып алу өчен заявка рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә. Шул исәптән аванс түләве 0%тан башлана һәм төп шартнамә буенча соңрак түләү срогы киләсе елның 1 сентябренә кадәр билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүченчә, 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышлана.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев, авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать җитештерүе алдынгылары, тармак ветераннары катнашты.

2 декабрьдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышы узды. Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, федераль ведомстволар, АПК төбәк идарә органнары, шулай ук тармак берлекләре һәм оешмалар вәкилләре катнашты.


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елда Татарстан авылларында 500дән артык объект төзекләндерелде. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Программа кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына 791,8 млн. сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 459,2 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 332,6 млн. сум. Моннан тыш, муниципаль районнар тарафыннан 11,3 млн.сум бирелгән, бюджеттан тыш чыганаклардан 347,2 млн. сум акча җәлеп ителгән.

Россиянең иң эре ашламалар җитештерүче “Август” компаниясе авыл хуҗалыгы юнәлешен үстерү кысаларында Татарстанның Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында яңа зур хуҗалык “Август - Кама Тамагы” ҖЧҖен булдырды. Җирләрнең гомуми мәйданы 63 мең га тәшкил итә, шуның 45 мең гектарын чәчүлек җирләре били.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International