Профессиональ киңәшләр:Орлыкларга үсү өчен ничек көч бирергә?

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Язгы чәчүдә игенчеләрнең төп бурычы – барлык чәчүлекләрдә сыйфатлы шытымнар алу, ә аларның торышы күбесенчә орлык материалының сыйфатына бәйле.

“2021 ел уңышы өчен салынган бөртекле сабан культуралары орлыкларының чәчү сыйфатын билгеләү нәтиҗәләре буенча, начар шытмы бирә, акрын үсә торган һәм тамырны черетә торган корткычлар белән зарарланган партияләр күзәтелә”, - ди «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков.

Орлыклар – тере организм, алар сулый, яши һәм хәтта авырыйлар. Алар нәрсә белән авырый һәм аларны ничек дөрес дәваларга соң? Орлыкларга фитопатологик экспертиза үткәрү орлыкларның йогышлы авырулар белән зарарлану процентын билгеләргә һәм аларны саклау тактикасын сайларга мөмкинлек бирә. Ел саен чәчелә торган бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары 95%ына кадәр тикшерелә.

Хәзерге вакытта барлык район бүлекләрендә орлыкларның авырулар белән зарарланганмы-юкмы икәненә тикшерү бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 120 мең тоннадан артык орлыкка анализ ясалган инде.

«Орлыкларга фитопатологик экспертиза нәтиҗәләре буенча, инфекцияләрнең булуын, патогеннар төрләрен исәпкә алып, безнең белгечләр иң нәтиҗәле агуларны сайлыйлар һәм киңәшләр бирәләр. Биредә үк орлыкларның шытым бирүе, үсү көче, чәчү нормасы, чәчү тирәнлеге, чәчүнең оптималь агротехник сроклары, агулау зарурлыгы билгеләнә», - дип, профессиональ серләр белән уртаклаша Виталий Новичков.

Үсемлекләрнең үсү һәм шытып чыгу күрсәткечләре түбән булганда, Россия авыл хуҗалыгы үзәге чәчүлекләрне агулаганда микробиоашламалар һәм үсеш стимуляторлары өстәргә киңәш итә. Фузариоз-гельминтоспориоз черек белән зарарлану дәрәҗәсе түбән - 10% ка кадәр булганда, экологик куркынычсыз һәм икътисадый отышлы биологик препаратлар:Псевдобактерин-2, Ризоплан, Баксис, Фитоспорин һ.б. кулланырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International