Фән һәм Татарстан яшьләре - киләчәккә бер адым:Казан аграр университетында мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясе узды

2021 елның 19 марты, җомга

Казан аграр университетында «Фәне һәм Татарстан яшьләре – киләчәккә бер адым» дигән фәнни-гамәли конференциянең конкурс эшләрен яклау узды. Чара 6 номинациядә үткәрелде, аның максаты – тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү һәм тикшеренү ысулларын үстерү, һөнәри юнәлеш бирү юллары белән мәктәп укучыларының интеллектуаль-иҗади шәхес потенциалын үстерү.

Катнашучыларны сәламләп, Казан аграр университетының инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин һәм югары Уку йортына кадәр әзерләү һәм укып бетергәннән соң эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова чыгыш ясадылар. Алар барлык катнашучыларга күптөрле докладлар арасыннан үзләре өчен кызыклы һәм файдалы темаларны табарга һәм конференциядә уңышка ирешергә, киләчәктә кызыклы ачышлар һәм үзләрендә ышаныч табарга, дигән теләкләр белдерделәр.

Конференциядә Балтач, Буа, Бөгелмә, Баулы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Мөслим, Югары Ослан, Саба, Әлки районнарыннан һәм Казан шәһәреннән барлыгы 56 укучы катнашты. Конференциядә катнашучыларның 10сы үз проектларын Zoom-конференция аша кертте.

Секцияләр эше нәтиҗәле һәм конструктив дискуссия белән үрелеп барды. Чыгышлар барышында катнашучыларга өстәмә сораулар бирелде, укучыларның проектларда шәхси катнашуына аерым игътибар бирелде. Конференциянең иң яшь катнашучысы - Казан шәһәре Идел Буе районының “129 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ укучысы Камилә Насыйбуллина.

Чара җиңүчеләрне дипломнар һәм университеттан бүләкләр белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

Минем кече Ватаным

I урын - Артемьева Дарья «Мусор - это серьезно!»

I урын - Закиров Арслан «Татарстан тарихында минем гаиләм роле»

II урын - Атютина Дарья «Значимые объекты моей малой Родины»

II урын - Гафиуллина Ландыш «"И, газиз туган җирем!»

II урын - Шашина Стефания «Собаки-герои во время Великой Отечественной войны»

III урын - Галиева Илүзә «Мортаза байның аянычлы язмышы»

III урын - Ермошин Ярослав «Снег, как показатель загрязнения окружающей среды”

III урын - Имамова Гөлнара «Жизнь, отданная людям:династия врачей Малиновских»

Туган якның теле һәм фольклоры

I урын - Әкбәрова Нәфисә «Төрле халык фольклор әсәрләрендә Су ияләре»

II урын - Әхмәдиева Әдилә «Кече Ватаным - Иске Кәкерле авылы топонимнары»

II урын - Гыйльметдинова Ләлә «Топонимика – халыкның бер тарихы, бер моңы»

III урын - Гатина Әдилә «Татар йорты һәм аның телләрдә чагылышы»

III урын - Кәримуллин Райнур «Балтач районы Бөрбаш авылы һәм аның елгалары, чишмәләре тарихларын өйрәнү. Безнең көннәр елъязмасы»

Авыл һөнәрләре

I урын - Хисамиева Азалия «Авыл һөнәре кичә, бүген, иртәгә…»

II урын - Антонов Денис «Агроном - профессия настоящего и будущего»

III урын - Минхәйдәрова Алия «Агроном – киләчәк һөнәре»

Яшь эшкуар

I урын - Газизуллин Кәрим «Самопрезентация – мой имидж»

II урын - Куртымова Варвара, Гущина Карина, Ильичева Арина «Проект по выращиванию рассады цветов на пришкольном учебно-опытном участке»

II урын - Садыйков Әмир «Бизнес-план инкубатория «Три несушки»

Цифрлы икътисад

I урын - Шәмсетдинов Ранил «Робот - ярдәмче»

II урын - Захаров Артём «Практико-ориентированный проект «Наблюдательный улей «Пчелёнок»»

III урын - Гатауллина Әдилә «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының төп икътисадый күрсәткечләре һәм инвестиця җәлеп иҗүчәнлеге»

Авыл – үсеш урыны һәм киләчәк территориясе

I урын - Нурмөхәммәтов Дилүс «Безнең авылда халыкның туку кәсебен яңарту»

II урын - Газизуллина Нәргизә «Мәктәп яны участогының ландшафт дизайны»

II урын - Пузанкова Анастасия «Изучение влияния препаратов: «Триходермин» и «Ордан» на развитие и распространенность фитофтороза томатов в открытом и закрытом грунте»

III урын - Крылова Кира «Козье молоко – напиток здоровья»

III урын - Сәфәргалиев Айрат «Бал – кыйммәтле умартачылык продукты»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International