Татарстанда иртәнге сәгать 6дан гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады

2021 елның 20 марты, шимбә

Бүген иртәнге сәгать 6дан Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре эшли башлады. Азык-төлекне һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде. Мәйданчыкларга авыл халкы гына түгел, шулай ук шәһәр халкын яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.

Бүген бигрәк тә шикәр, он, йомыркага, «Майский» теплица комбинатының яшелчә продукциясенә һәм ашлыкка ихтыяҗ зур булды. Шунысы игътибарга лаек, үлчәүле сөтне күбрәк яшьләр ала. Кемдер үзенә ала, ә кемдер, үзләренең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын күрсәтеп, өлкән яшьтәге әти-әниләре, башка туганнары өчен ала.

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, муниципаль районнар башлыклары һәм АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән таныштылар. Барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләр бик теләп йөри һәм мондый ярминкәләр социаль әһәмияткә ия. Биредә кулай бәяләрдән Татарстанның үзенең төрле натураль продукциясен сатып алырга мөмкин. Ярминкәләр оештыру мәшәкатьле эш һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше алга таба да дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International