Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Урынны кешеләр ясый” мәгариф программасында катнашырга чакыра

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 9-11 апрельдә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Урынны кешеләр ясый» белем бирү программасын оештыра. Чарада яше 35тән артмаган авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл депутатлары катнаша ала.

Өч көн эчендә катнашучыларга авылны үстерүне финанслау мөмкинлекләре, авыл җирлекләрендә кешеләрнең яңа форматта яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән инновацион карарлар һәм авыл территорияләрен үстерүгә идарә итү  проекты турында сөйлиячәкләр.

Укулар кысаларында шулай ук «Авыл территорияләрендә яшьләр сәясәтен үстерүнең иң яхшы стратегиясе» республика конкурсы да узачак. Һәр номинациядә җиңүче авыл җирлекләренең күптөрлелеген, аның бай тарихын, гореф-гадәтләрен, туристик һәм социаль-икътисадый үсеш мөмкинлекләрен күрсәтү мөмкинлеге алачак:һәр җиңүченең авыл җирлеге турында профессиональ видеоролик төшереләчәк.

Теркәлү 4 апрельгә кадәр сылтама буенча бара. Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсендә 8(843) 221-75-97 телефоны буенча яки «Instagram» рәсми аккаунтында белергә мөмкин:https://www.instagram.com/selmolrt/.

Уку программасын узу нәтиҗәләре буенча катнашучыларга «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»нда «Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә» программасы буенча курс узу турында сертификатлар тапшырылачак, ул укуларны онлайн форматта түләүсез дәвам итү һәм әлеге юнәлеш буенча квалификация күтәрү турында таныклык алу мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International