Район хәбәрләре:Алабугада авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

2021 елның 19 марты, җомга

Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узды. Ул Алабугада бер айдан артык барган эшче һөнәрләр конкурсының йомгаклау чарасы булды. 2021 елда бәйгедә 26 кеше катнашты. Ярышлар дүрт юнәлеш буенча оештырылган иде: “Сәнәгать”, “Транспорт һәм логистика”, “Җәмәгать туклануы” һәм “Авыл хуҗалыгы”.

Мәдәният сарае каршында ЕлАЗ һәм «МТЗ-Татарстан» предприятиеләрендә җитештерелә торган тракторлар һәм «Соллерс-Форд» җитештерү предприятиесе автомобильләре күргәзмәсе оештырылган иде. Ә мәдәният йорты залында район җитештерүчеләренең күргәзмәсе урнаштырылган иде.

Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тимур Никонов, «МТЗ» ААҖ генераль директоры Виталий Вовк һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, район башлыгы чыгыш ясады. "Җитештерүдә белгечләр җитми. Әлеге бәйге яшьләрне җитештерүгә җәлеп итәргә тиеш. Без киләсе елга башка районнар предприятиеләрен дә җәлеп итәргә уйлыйбыз", - диде район башлыгы.

Чыгышының ахырында ул «Яшь Көч» агрофирмасы ҖЧҖ җитәкчесе Рузилә Һадиуллинага “Тану” билгесен һәм “Иң яхшы хезмәткәр” номинациясендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алдынгыларны Рафаэль Фәттахов та котлады. Ул район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм «Авыл хуҗалыгы» юнәлешендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Чара сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннарын бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International