Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Түбән Кама районында булды, анда ул сөт комплексын, төзелә торган терлек чалу цехын һәм «ЭкоАгроПарк»ны карады.
Район белән танышу "Орсис-Агро" ҖЧҖ фирмасының сөтчелек комплексыннан башланды. Предприятие 2018 ел башында эшли башлаган.
«Ел башына мөгезле эре терлекләрнең саны 4 191 баш тәшкил итә (шул исәптән сыерлар - 850 баш). 2020 елда 17 820 тонна сөт савылды (2019 елда ул 14 864 тонна иде). Бүген бер сыердан савылган сөт күләме - 9 632 кг (2019 елда – 8 035 кг). Быел фирма савымны 9700 кг-га кадәр арттыруны планлаштыра. 2020 елда оешма продукциясенең тулаем күләме 981,3 млн. сумлык булды, 2021 елда аны 1 млрд. сумнан арттырырга уйлыйбыз», - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Мәүләвиев.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «Түбән Кама» кулланучылар кооперативының заманча ит чалу һәм эшкәртү цехы төзелешен бәяләде.
Предприятие 2020 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү" программасы буенча 40 млн.сум күләмендә грант алды. Бүгенге көндә предприятиедә каркас төзү эшләре тәмамланган, эчке эшләр бара. Цех халыкка терлек сую һәм ит продукциясен эшкәртү буенча хезмәт күрсәтәчәк. Бу җирле фермерларга гына түгел, республикадан читтә дә эре мөгезле терлекләр санын арттыруга яхшы этәргеч бирәчәк. Эшләтеп җибәрү 2021 елның августына планлаштырылган. Предприятиедә тәүлеккә 20 тоннага кадәр эре мөгезле терлек продукты эшкәртеләчәк.
Аннары Марат Җәббаровка беренче муниципаль "Экоагропарк" мәйданчыгын тәкъдир иттеләр, аның техник ачылышы агымдагы елның апрель уртасына планлаштырылган.
"ЭкоАгроПарк", дүшәмбедән кала, 9 сәгатьтә 19 сәгатькә кадәр эшләячәк. Биредә барлык эшкуарлар өчен барлык шартлар да тудырылачак - аренда түләве дә түбән, суыткыч җҗайланмалары да булачак. Сату өчен билгеләнгән барлык продукция контроль узачак. Парк территориясендә ветеринария табибы эшлиячәк һәм ул барлык тикшерү процедурасын башкарачак. 35 сәүдә урыны булдыру, 28 резидент һәм тагын 15 өстәмә тәэмин итүче булдыру планлаштырыла", - диде район башкарма комитетының беренче урынбасары Радмир Беляев.
Эш сәфәре барышында районда кулланучылар кооперациясен үстерүгә аерым игътибар бирелде. “Бу киләчәккә юл”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.