Марат Җәббаров Петербург трактор заводында булды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Петербург трактор заводында булды. Биредә авыл хуҗалыгы тракторларын һәм аларга асылмалы җайланмаларны проектлау, эшләү, җитештерү, монтажлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәләр.

Үзебезнең тракторлар беренче мәртәбә 1924 елда ук чыгарыла башлый, ул чакта беренче «Фордзон-Путиловец» тракторы чыгарыла. 1962 елда предприятиедә беренче легендар «Кировец» К-700 тракторлары җыела, ә 2000 елдан яңа буын - К-744Р тракторлары чыгарыла башлый. 55 ел эчендә завод конвейерыннан барлыгы 480 меңнән артык «Кировец» маркалы трактор чыгарылган.

Предприятиенең генераль директоры Сергей Серебряков әлеге легендар тракторларны җитештерү заводының тулы циклы белән таныштырды.

“Техника заводта күп опцияләр җыелмасы белән чыгарыла:икеле көпчәкләр, асылмалы һәм тагылма җайланмалар эшен тәэмин итә торган егәрлекләрне сайлап алу механизмы, туфрак эшкәртүнең тотрыклы тирәнлеген саклау өчен - асылмалы җайланманы позицион җайга салу системасы, Trimble автопилотлау системасы һәм башкалар. Omnicomm тракторының параметрларын мониторинглау системасы аеруча кызыксыну уята. Ул реаль вакыт режимында агрегатның эшен һәрьяклап контрольдә тотарга, аерым алганда, ягулык чыгымын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте Сергей Серебряков.

 “Кировец” тракторларына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең ихтыяҗы зур. Татарстан аграрийларында әлеге завод җитештергән куәтле 980 трактор (К-700/701 - 620 берәмлек, К-744 – 346 берәмлек, К-3180 – 7 берәмлек, К-424 – 7 берәмлек) куллануда. 2020 елда республика хуҗалыклары тарафыннан Питерда җитештерелгән 62 трактор сатып алынган. 2021 елда республика хуҗалыклары 15ләп «Кировец» тракторын сатып алганнар инде. Үзебездә җитештерелгән башка авыл хуҗалыгы машиналары кебек шундый ук шартларда бу тракторлар да “70/30” программасы буенча субсидияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International