Пенсиягә “авыл” өстәмәсе кемгә тиешле?

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның 60 меңгә якын эшләмәүче авыл кешесе авыл җирендәге озак еллар хезмәтстажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Түләү авыл хуҗалыгында аерым һөнәрләр буенча кимендә 30 ел эшләгән, картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы һәм авылда яшәүләрен дәвам итүче кешеләргә тиеш.

Пенсиягә акчалата “авыл” өстәмәсе 1511 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25%ы, ул 2021 елның 1 гыйнварыннан 6044 сум булды. Мәсәлән, пенсионер 80 яшькә җиткән яки беренче төркем инвалид булса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12088 сум була, ә аңа өстәмә закон белән билгеләнеп беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1511 сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, өстәмә, хезмәт стажын шәһәрдә эшләп, аннары авылга күчеп кайтучыларга кагылмый. Кеше авыл җирендә эшләп, аннары шәһәргә күченсә, аннан соң кабат авылга кайтып тора башласа, ташлама алу хокукы сакланып кала.

Авыл пенсионерлары хезмәт эшчәнлеген дәвам иткән очракта, эштән киткәннән соң өстәмә түләү мөрәҗәгать итү тәртибендә генә билгеләнергә мөмкин. Әгәр өстәмә алучылар эшкә урнашсалар, аларга да түләүдән баш тарту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки Пенсия фонды эшләүче пенсионерлар турында эш бирүчеләр тапшырган белешмәләрне алар эшкә кабул ителгәннән соң икенче айда эшкәртә, ә үз вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта, өстәмә артык түләнергә мөмкин һәм ул кире кайтарыларга тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International