Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 - 2024 елларда гамәлгә ашыру күздә тотыла торган «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» ведомство максатчан программасы кысаларында проектлар сайлап алуга районнардан документлар кабул итә башлады.
Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдъһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде. Бу тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының төп эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Коронавирус пандемиясе шартларында АПКның өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм тармак хезмәткәрләрен массакүләм вакцинацияләү чираттагы «Контроль сәгате» форматындагы киңәшмәнең төп темалары булды, ул Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев кугшуы буенча Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында узды. Министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.
Чимал белән эшләүне беренче булып Буа шикәр заводы тәмамлады. Бу авыл хуҗалыгы сезонында предприятиедә 700 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән. Биредә тәүлеккә 4,5 тонна татлы тамыр эшкәртелгән. Барысы 126 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 8,1 тоннага күбрәк. Заводка чөгендерне Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнарыннан, шулай ук Чувашия Республикасыннан ташыганнар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» дигән укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлану турында хәбәр итә. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле (2020 елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 704 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991 елның 27 декабрендәге 2124-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 48 статьясы һәм Министрлыкның 2009 елның 22 июлендәге 151/2-пр номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә 2021 елга Министрлык каршындагы журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы федераль закон белән 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең айлык минималь күләме айга 12 792 сум күләмендә билгеләнә.
6 февральдә Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра.