Ветеринария академиясендә вакансияләр ярминкәсе узды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә 2021 елгы вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилов, шулай ук укытучылар, студентлар, район ветеринария берләшмәләре, агрокомплекслар, терлекчелек хуҗалыклары һәм кош-корт фермалары вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында дәүләт учреждениеләренә кирәкле вакансияләр мәсьәләләре, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сайланган белгечлекнең мөһимлеге һәм яшь белгечләр өчен дәүләт программалары турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучыларын 40 мең сумга якын хезмәт хакы белән бүгенге көнгә ачык 14 вакансия белән таныштырдылар, яшь белгечләр өчен авыл җирлегендәге төп хезмәт шартлары һәм күтәрелеш программалары турында сөйләделәр.

Габделхак Мотыйгуллин студентларга республиканың яшь, яхшы әзерлекле белгечләргә мохтаҗ районнары турында һәм дәүләт ветеринария учреждениеләренең яшь хезмәткәрләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. “Хуҗалыкларга, районнарга курыкмыйча барыгыз. Үз һөнәрегезне яратыгыз”, - диде ул.

Чара барышында, яшь ветеринария табибларын һәм зоотехнологларны эшкә чакырып, Нурлат һәм Аксубай районнарының «Агро Инвест» ҖЧҖ, шулай ук «Ак Барс» холдинг компаниясе вәкилләре чыгыш ясады.

Саба районының «Әхмәтов» КФХсы һәм «Татмит Агро» ҖЧҖ, Марий-Эл Республикасының «Шойбулак» ПЗ АҖ, Воронеж шәһәренең «ЭкоНива-АПК» холдингы вәкилләре, шулай ук Менделеевск, Тукай, Баулы, Питрәч, Чүпрәле районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре вәкилләре ветеринария өлкәсендә югары квалификацияле яшь белгечләр җитмәү турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында Рөстәм Равилов бүгенге студентларның сайлаган һөнәрләреннән уңуларын билгеләп үтте. «Бүгенге көндә агросәнәгать өлкәсендә барысы да яңартыла, цифрлаштырыла һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәренә мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрә», - дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, берничә атна элек Ветеринария академиясе студентлары белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров очрашкан иде. Якын арада аларга хәлиткеч карарны кабул итү өчен эш бирүчеләр тарафыннан предприятиеләр белән таныштыру оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International