Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өлкән сыйныф укучыларын онлайн форматта Ветеринария академиясенә Ачык ишекләр көненә чакыра

2021 елның 19 марты, җомга

20 мартта 13.00 сәгатьтә Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көне үткәрә.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре югары уку йорты җитәкчелеге белән читтән торып очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алалар. Югары уку йортын тәмамлап, авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен максатчан укыту программалары, студентлар һәм укып чыгучылар өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйлиячәк.

Чараларда катнашу өчен сылтама буенча “Zoom” кушымтасы аша конференциягә кушылырга кирәк.

Конференциянең идентификаторы:373 887 0867

Керү коды:112233

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International