Татарстан аграрийлары техника өчен газ-мотор ягулыгын сайлыйлар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов «Ак Барс» холдинг компаниясе вәкилләре белән бергә бөтен Россия буенча газ-мотор техникасын җитештерү, сервис һәм сату белән шөгыльләнүче «РариТЭК» предприятиесендә булды. "РариТЭК" - үз эшләнмәләре һәм җитештерү-техник базасы булган алдынгы предприятие.

Делегация визитының максаты - предприятиенең җитештерү мөмкинлекләре белән танышу һәм газ-мотор юнәлеше, табигый газда (метанда) эшләүче техникага хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшүләр алып бару иде. Биредә шулай ук «РариТЭК» компанияләр төркеменең җитештерү мәйданнары буенча танышу программасы оештырылды, анда төрле тармакларда уңышлы кулланыла торган мөмкинлекләр һәм казанышлар, белгечләрнең уникаль эшләнмәләре турында сөйләделәр.

Нефть ягулыгына бәяләр арту сәбәпле, газ-мотор ягулыгын куллану актуальләшә бара. Табигый газ кулланудан икътисадый нәтиҗәлелек ике тапкыр югарырак.

Агымдагы елда «Ак Барс» ХК» АҖ «РариТЭК»тан табигый газда эшләүче КамАЗ маркалы 9 йөк автомобиле сатып алуны планлаштыра. Мондый автомобильләрдә газ ягулыгын кулланып, елга 1,4 млн. сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында 550 автомобиль газ-мотор ягулыгында (метанда) эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International