Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «КАМАЙ АГРО» кооперативы фермаларында терлекләр саны Нидерландтан кайтарылган күп сөтле яңа токым терлекләр белән тулыландырылды.
Татарстанда авыл туризмы көчәйгәннән-көчәя бара. Сәяхәт итәргә яратучыларның күбесе пандемия башланганнан бирле үзебезнең төбәкне өйрәнүне чит илләргә йөрүдән өстенрәк куялар. Мәсәлән, Алексеевск районының Биләр авылыннан фермер Зиннәтуллиннар гаиләсе Изге чишмә янында – туристлар хаҗ кыла торган җирдә - туристлар өчен экзотик хайваннар белән ферма төзергә кирәк, дигән карарга килгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәктәп укучыларын һәм студентларны «ProfStories» проектында катнашырга чакыра. Бу һөнәрләр һәм эш бирүчеләр турында «википедия» дигәнне аңлата, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче вакыйгалар һәм продуктлар агрегаты булып тора. Проект Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Zacobой» профориентациясен үстерү программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Бүген «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Борис Листов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лутова Фермер мәктәбе программасы буенча Казан дәүләт аграр университетында белем алган тыңлаучылар арасында Фермер гранты конкурсында җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырдылар.
Кем өчендер җәй - ял вакыты, ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен – терлек азыгы әзерләүнең һәм терлекләрне җәйләүләргә чыгаруның иң кызган вакыты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре мәктәп яны кишәрлекләрендә һәм гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында кишер үстерү буенча киңәшләр әзерләгән.
Азнакай районында машина белән сыер саву осталарының һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның район конкурсы узды.
1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кыр форматында оештырылган иң зур «АГРОВОЛГА-2021» күргәзмәсе узачак.
Татарстан Республикасында беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Трактор-шоу» төбәк ярышлары узачак, анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исемен яуларга тырышачаклар.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» йогыртлар линейкасын яңа татлы – «кабак-персик» йогырты белән тулыландырды. Инде бүген үк сөт продуктын Казан һәм Татарстан кибетләрендә сатып алырга мөмкин.