Азнакай районында машина белән сыер саву осталарын һәм мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технологларын сайладылар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Азнакай районында машина белән сыер саву осталарының һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның район конкурсы узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче, практик өлештә, сыер савучылар саву аппаратын сүтеп җыю, шулай ук сыер саву буенча биремнәрне үтәделәр. Ә эре мөгезле терлекләр үрчетү технологлары ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча машина белән сыер саву осталары арасында беренче урынны Резедә Газыева алды(«Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ). Икенче урынны Ләйлә Әсхәбиева(«Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ) һәм Людмила Харитонова(«Союз – Агро» ҖЧҖ) бүлештеләр. Өченче урыннарны Лилия Миңнеханова(«Габидуллина И.И.» КФХ), Ильмира Әхмәтова(«Таллы Бүләк» АХҖК) һәм Светлана Сәлахова(«Марс» ҖЧҖ) алдылар.

Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында беренче урынны Илнур Төхбәтуллин алды(«Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ). Икенче урынны Люция Мирзасалихова(«Союз-Агро» ҖЧҖ) һәм Илмира Фарукшина(«Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ) бүлештеләр. Мактаулы өченче урыннарны Зилә Нәҗмиева(«Марс» ҖЧҖ), Гөлчирә Фатыйхова(«Таллы Бүләк» АХҖК) һәм Альбина Захарова(«Союз – Агро» ҖЧҖ) алдылар.

Ярышларда җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International