Кем өчендер җәй - ял вакыты, ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен – терлек азыгы әзерләүнең һәм терлекләрне җәйләүләргә чыгаруның иң кызган вакыты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республиканың 28 районы терлек азыгы әзерләгә керешкәннәр.
Бүгенге көндә республика игенчеләре тарафыннан 20,1 мең га күпьеллык үлән чаптырылган, шулардан 3126 га – печән, 16,3 мең га – сенаж, 727 га – яшел азык. 672 тонна печән һәм 39602 тонна сенаж әзерләнгән. Бу юнәлештә Зәй(6867 тонна), Нурлат(4188 тонна), Азнакай(3946 тонна) һәм Сарман(3600 тонна) районнары актив эш алып бара.
2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.