Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәктәп укучыларын һәм студентларны «ProfStories» проектында катнашырга чакыра. Бу һөнәрләр һәм эш бирүчеләр турында «википедия» дигәнне аңлата, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче вакыйгалар һәм продуктлар агрегаты булып тора. Проект Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Zacobой» профориентациясен үстерү программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Бу - ихтыяҗ булган һөнәрләрне популярлаштыру максатында эш бирүчеләрнең яшьләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге. Программа кысаларында әйдәүче эш бирүчеләр яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итү юнәлешендә үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Сайтка керүчеләр, фильтрлар җыелмасыннан файдаланып, үз сорауларын биреп, һөнәри юнәлеш продуктлары һәм хезмәтләре, компанияләр эшчәнлеге, кирәкле һөнәрләр, компетенцияләр, хезмәт шартлары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның эшкә урнашу мөмкинлекләре турында үзләрен кызыксындырган мәгълүматны ала, һөнәр буенча хезмәтнең асылы белән таныша һәм башка бик күп нәрсәләр турында белә алалар.
Проектта катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:
profstories.ru порталында предприятие/оешманың анкетасын булдырырга;
Предприятие/оешмада кирәкле һөнәрләрне тәкъдим итүче хезмәткәрләрне, порталда махсус форма тутырып, үз эшчәнлекләре турында сөйләргә җәлеп итәргә.
Иҗади һәм һөнәри үсеш өчен оешма бирә торган мөмкинлекләр турында сөйләргә.