Казанда республиканың иң яхшы тракторчысын сайлыйачаклар

2021 елның 28 мае, җомга

Татарстан Республикасында беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Трактор-шоу» төбәк ярышлары узачак, анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исемен яуларга  тырышачаклар.

Конкурс бер үк каршылыклар белән һәм бер үк вакытта старт алып 100 метрга якын ике параллель өзектә уздырыла. Катнашучылар йөк төялгән техникада, куелган билгеләрне катгый үтәп, 7 минут эчендә фигуралы йөртүне күрсәтергә тиеш булалар.

"Трактор-шоу» ярышында катнашу өчен 1 июньгә кадәр Almaz.Korbanov@tatar.ru почтасына яки 8(843) 221-76-60 телефоны буенча гариза җибәрергә кирәк.

Трактор йөртүдә һөнәри осталык күрсәтү буенча «Трактор-шоу» турниры «Росагролизинг» АҖ ярдәме белән Deutz-Fahr тракторларында «Kazan Expo»ХКҮ янындагы кырларда узачак. Алдан agrovolga.org сайтында теркәлгән һәркем үз районыгызның тракторчысы өчен җан ата ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе, барлык юнәлешләрне бер локациядә берләштереп, урбанистик-табигый күргәзмә экспозициясе форматында ачык һавада һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге павильоннары эчендә узачак.

АГРОВОЛГА-2021 1 июльдән  3 июльгә кадәр барачак. Очрашуларга кадәр!

Оештыручыларның контактлары:

Республика агросәнәгать инвестицияләр һәм инновацияләр үзәге

(“РАЦИН” АҖ)

420111,Россия, Казан шәһәре, Федосеев ур.,36

Тел./факс:+7 (843) 221-77-95

E-mail:expo.racin@tatar.ru Сайтлар: racin.ru, agrovolga.org

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International