Зеленодольск сөт комбинаты яңа «кабак-персик» йогыртын чыгара башлады

2021 елның 28 мае, җомга

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» йогыртлар линейкасын яңа татлы – «кабак-персик» йогырты белән тулыландырды. Инде бүген үк сөт продуктын Казан һәм Татарстан кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Йогырт стаканы 120 граммлы файдалы сөт продуктыннан тора. Аны этикеткадагы һәркемгә яхшы таныш сыер рәсеме буенча һәм ак-кызыл төсләр гаммасыннан белеп була. Йогыртның майлылыгы 2,2%, 100 грамм продукта 3,1 грамм аксым бар. Продукт составында бары тик компонентлар гына, җиләк-җимеш һәм яшелчә кисәкләре бар.

«Безнең яңа тәмле һәм файдалы продуктыбыз 82 ккал энергетик кыйммәткә ия. «Очень важная корова» йогырты нормальләшкән сөттән җитештерелә, ул йогырт әчнткече ярдәмендә әзерләнә, шуңа күрә ул эчәкләр-ашказаны өчен бик файдалы. Ул тулысынча натураль, составына өстәмә итеп сыйфатлы персик җимеше һәм кабак кертелә. Кабак хуш исле, туклыклы һәм файдалы, чөнки анда витаминнар һәм микроэлементлар күп, персик каротинга һәм тимергә бай. Бу “тәмле бергәлек” көчне ныгытуда һәм аш эшкәртү органнары эшчәнлеген яхшыртуда менә дигән продукт”, – дип сөйләде “ЗМК” АҖ җитештерүенең баш технологы Юлия Максимова.

Исегезгә төшерәбез, хәзер «Очень важная корова» линейкасында, бу яңалыктан тыш, «җиләк-киви» һәм «алма-бөртеклеләр» белән йогыртлар тәкъдим ителә.

Белешмә:

«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖенә 1957 елда нигез салына. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзер предприятие «Очень важная корова», «Васькино счастье» һәм «Обнимама» кебек үз брендларының 100ләп төрдәге продукциясен җитештерә. Предприятие составына, Зеленодольск заводыннан тыш, «Зеленодольск сөт комбинаты» АҖенең Чистай һәм Буа филиаллары керә.

Зеленодольскиның сөт предприятиеләренә көн саен Татарстанның барлык агрофирмаларыннан савым башланганнан соң 8 сәгать эчендә 600 тоннадан артык югары сыйфатлы яңа савылган сөт җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International