Аграрийларга киңәшләр:Кишерне ничек үстерергә?

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре мәктәп яны кишәрлекләрендә һәм гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында кишер үстерү буенча киңәшләр әзерләгән.

Кишер – чи килеш, кыздырылган һәм пешерелгән килеш иң еш кулланыла торган яшелчәләрнең берсе. Аны беренче һәм икенче ашлар, шулай ук соклар әзерләгәндә кулланалар. Бакча яки дача кишәрлегендә киң таралган һәм файдалы яшелчә культурасын үстермәгән бакчачы юктыр.

Кишер йомшартылган, уңдырышлы, комлы, көпшәк туфракта яхшы үсә. Грунт дымны сеңдерә торган булырга һәм җир өсте катып китә торган булмаска тиеш. Аның әчелеге (рН) 5,5 – 6,5 булырга тиеш.

Туфракка аны казыганда ук янган черемә яки компост түбәндәге нормалар буенча кертелергә тиеш:

–туфрак уңдырышсыз булганда - 10–15 кг/кв. м;

–туфрак нормаль булганда 4–5 кг/кв. м.

Минераль ашламалар буларак, суперфосфат һәм калий селитрасын 20 г/кв. м һәм 10 – 15 г/кв. м исәбеннән кулланырга киңәш ителә.

Моңа кадәр кыяр, кәбестә, помидор һәм кузаклылар үскән җирдә кишер яхшы үсә. Кишер түтәле белән янәшәдә суган, сарымсак, фасоль, кыяр һәм чөгендер чәчәргә була. Чәчү әйләнешен 3-4 елдан соң үзгәртергә кирәк.

Культураны чәчү өчен иң яхшы вакыт - иртә язда җирнең чәчү тирәнлегендә уртача тәүлеклек температура +8°С булганда. Ә көздән чәчкәндә, туфрак әзрәк туңа башлагач, уңышлы санала. Моның өчен бары тик комлы һәм көпшәк туфрак кирәк. Рәтләр арасы кимендә 20 см һәм рәттә үсемлекләр арасы 3-4 см булырга тиеш.

Яңгырлы һава торышы шартларында һәм авыр туфраклы җирдә чәчү тирәнлеге - 1,5-2 см, коры һавада һәм җиңел туфракта - 2-3 см(иң күбе - 4 см. га кадәр).

*кишер даими, еш һәм уртача су сибүгә мохтаҗ. Кишергә суны кичке якта сибү яхшырак.

Культураны җыяр алдыннан ике атна кала су сибәргә киңәш ителми. Болай иткәндә, кишер яргаланмый һәм яхшырак сакла. Су сипкәндә аны 20 см-га кадәр сеңдереп сибәргә кирәк. Су җитәрлек булмаганда, аның тәменең сыйфаты да начаррак була, тышкы ягының да деформацияләнүенә китерә. Мул итеп, әмма сирәгрәк су сипкәндә, кишер ярылып, озынча булып, "тамырланып" үсә.

Тишелеп чыкканнан соң 20-25 көн узгач, 3-5 г/м² исәбеннән азотлы ашламалар белән тукландырырга һәм беренче тукландырудан соң 15-20 көн узгач, 6-9 г/м² исәбеннән фосфор-калий ашламалары белән тукландырырга киңәш ителә.

Кишерне яңа өлгергән килеш куллану өчен - августта, саклау өчен сентябрь азагында җыялар. Сентябрь аенда тамыразыкларда коры матдәләр күләме арта, шикәр һәм каротиноидлар туплана, бу кишернең сыйфатын һәм сакланыш вакытын арттыра. Җыйганда, ябышкан туфракны коеп төшерү өчен аларны бер-берсенә бәрергә яисә җиргә кагарга ярамый, ябышкан балчыкны әкренләп кул белән төшерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International