Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлекне һәм башка товарларны республиканың Нурлат, Саба, Аксубай, Сарман, Мөслим, Актаныш, Зеленодольск, Түбән Кама, Минзәлә, Апас, Алексеевск, Әтнә, Чүпрәле, Тәтеш, Питрәч, Яңа Чишмә, Спас, Әлки һәм Мамадыш районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларга, авыл халкы гына түгел, шулай ук шәһәр да халкы яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.
Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр. Агымдагы атна башыннан 5 мең га уҗым культуралары, 1,5 мең га күпьеллык үлән чәүчүлекләре тукландырылды. Кыр эшләрен апрельнең икенче яртысыннан күпләп башлау планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Шимбә көнне, 10 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.
РФ премьер-министры Михаил Мишустин көнбагыш мае һәм шикәр комы җитештерүчеләргә компенсацияләр турында карарны имзалады. Тиешле документ Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган. Бу максатларга резерв фондыннан 9 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Акчалар илнең 24 төбәге арасында бүленәчәк.
Республикада язгы кыр эшләре дәвам итә. Хәзер игенчеләрнең төп бурычы - көзге культураларны тукландыру. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Баулы, Сарман һәм Ютазы районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керешкәннәр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Рафаэль Фәттахов, Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләре составындагы комиссияләр Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Саба, Балык Бистәсе, Теләче һәм Чирмешән районнарында техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында перспективалы технологияләрне үстерү үзәге белән берлектә республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре өчен цифрлы маркировкалауны гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча укыту семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖ вәкиле Александр Гнатенко, «СКБ Контур» үсеш проекты менеджерлары, шулай ук «Форинтек-Волга» ҖЧҖенең маркировкалауны башлап җибәрү өчен кирәкле җайланмалар белән тәэмин итүчеләре катнашты.
1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәк» III бөтенроссия гастрономия фестивале узачак.
Нурлат районының Ерыклы авылыннан Нямаевлар гаиләсе - күп кенә авылдашлары һәм тармак хезмәткәрләре өчен үрнәк.
Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләреннән торган комиссияләр республика хуҗалыкларын тикшерәләр һәм аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәялиләр.