Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы МАХта чараларга билетлар эзләү сервисын эшләтә башладылар

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

«Госуслуги Культура» мини-кушымтасы ярдәмендә чаралар афишасы белән танышырга, кинога, музейга, концертка яки күргәзмәгә билетлар алырга мөмкин. Сервисдан барлык төбәкләрдә дә файдалана ала, аннан «Пушкин картасы» программасы буенча да файдаланырга мөмкин. 

Мини-кушымтаны сылтама буенча яисә «культура» сүзе буенча мессенджер “поиск”ында табарга була. Билетлар алу өчен түбәндәгеләрне гамәлләрне башкарырга кирәк:

- сервисны эшләтә башларга,

- экранның аскы өлешендә сул яктагы төймәгә басарга,

- кирәкле шәһәрне сайларга,

- үзең теләгән чараны сайларга - дата буенча фильтр кулланырга яисә «Пушкин картасы» буенча түләү мөмкинлеген сайларга мөмкин,

- оешма сайтында билет сатып алуны төгәлләргә. 

«Пушкин картасы» - ул РФ Мәдәният министрлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы программасы, ул 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге гражданнарга федераль бюджет исәбенә мәдәни чараларга йөрү мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International