Татарстанда #ЩедрыйВторник (ЯрдәмСишәмбесе) хәйрия акциясе узачак

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

#ЩедрыйВторник - Бөтендөнья хәйриячелек көне, аның төп максаты - хәйриячелек эшчәнлегенә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү һәм күбрәк кешене җәлеп итү.

#ЩедрыйВторник хәйриячелек көне - коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җирле бергәлекләр өчен ачык платформа. 

#ЩедрыйВторник хәйрия акциясе Россиядә 2016 елдан бирле РФ Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Шул вакыт эчендә бу инициативага илнең 260 торак пунктыннан 4600 оешма кушыган.

2025 елда #ЩедрыйВторник 2 декабрьдә уздырыла. Инициатива кысаларындагы чаралар 2025 елның 26 ноябреннән 8 декабренә кадәр узачак.

Сәяси булмаган теләсә нинди оешмалар һәм шәхси затлар әлеге инициативада катнашырга чакырыла. Корпорацияләр бу көнне үзләренең социаль проектларын ассызыклау һәм персоналның ихтыярый активлыгын кызыксындыру өчен сайлыйлар. Коммерциячел булмаган оешмалар бу мөмкинлектән акча җыю, донорлар базасын киңәйтү һәм яңа ихтыярый ярдәмчеләрне җәлеп итү өчен файдаланалар.

Россиядә проектның координаторы - «Хәйриячелек мәдәнияте» хәйрия фонды.

Инициатива, методик күрсәтмәләр һәм уңышлы практикалар үрнәкләре турында тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында табарга мөмкин: https://givingtuesday.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International