Марат Җәббаров Краснодарда "ЮгАгро-2025" күргәзмәсендә булды

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Краснодар краенда булды.

Краснодар краеның Павловск муниципаль районында Марат Җәббаров Т.Л. Барсук КФХсы территориясендә гамәлдәге Павловск ипподромы эшчәнлеге белән танышты. Хуҗалыкның ат фермасында 110 баш чиста канлы ат, шулай ук бияләр конюшнясы, айгырлар һәм яшь тайлар конюшнясы, чабышкы атлар конюшнясы, левадалар белән ябык манеж бар.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров шулай ук «ЮгАгро-2025» 32нче Халыкара авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өчен җайланмалар һәм материаллар күргәзмәсендә катнашты. Ул Россиянең 70 төбәгеннән агросәнәгать комплексы белгечләрен берләштерә, алар арасында фермер хуҗалыклары, агрохолдинглар җитәкчеләре һәм белгечләре, техника һәм орлыклар дистрибьюторлары, дәүләт структуралары һәм финанс оешмалары вәкилләре бар.

Күргәзмә кысаларында Марат Җәббаров Ростсельмаш, Гомсельмаш һәм Росагролизинг компанияләре вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырды. Татарстан җитәкчелеге техника паркын яңартуга ярдәм итә: ел башыннан республика хуҗалыклары 8,1 млрд сумлык 1837 берәмлек техника сатып алган, шул исәптән лизингка 4,46 млрд сумлык 733 берәмлек техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International