Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган ял көннәрендә, яңгырлы көн булуга карамастан, Казан, Чаллы, Зеленодольск, Түбән Кама һәм Кама Аланында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләренең сәүдә мәйданчыкларына килүчеләр күп булды. Аларда республика районнары, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар үзләре җитештерелгән һәм сыйфатлы продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөреп чыкты. Ул Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәдә һәм Агропромпарк мәйданчыкларында булды, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.

Шәһәр халкы өчен кулай бәяләрдән сәүдә мәйданчыкларына шактый төрдә продукция китерелгән, болар: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре.

Унбер ярминкә атнасы йомгаклары буенча 1 млрд 65 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән; шулардан 6 722 тонна яшелчә: шул исәптән 3 848 тонна бәрәңге; 219 тонна үлчәүле сөт; 681,5 тонна шикәр; 1 млн 474 тыс данә тавык йомыркасы; 793 тонна ит (шул исәптән 462 тонна сыер ите).

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында элемтәне тәэмин итеп, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итеп, республика җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International