Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә эре мөгезле терлекләр тоту өчен фермалар төзүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров республика халкын азык-төлеккә ыгы-зыгы тудырмаска өндәде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.
9 мартта районнарда күчмә семинарлар уздырыла башлады, аларда «РИВЦ» АҖ командасы тәкъдим ителгән программалар турында сөйлиләр, аларның барлык үзенчәлекләрен аңлаталар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә эре мөгезле терлекләр тоту өчен фермалар төзүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлекчелек тармагының 2022 елның 2 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Министр урынбасары Ленар Гарипов катнашучыларны терлекчелек тармагының агымдагы елның 2 аендагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте, шулай ук кайбер хуҗалыкларның эшенә анализ ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Тукай муниципаль районында булды.
Төп ставканы 20%ка кадәр арттыруга да карамастан, Россельхозбанк АПКда сезонлы эшләрне элеккеге ташламалы шартларда – 5%тан да артыграк булмаган ставка белән кредитлауны тәэмин итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру буенча 2022 ел стратегиясе кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә ярдәм итү программасын эшләтә башлады.
Министрлыкта Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКда инвестицион проектлар җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты. Иран делегациясе ягыннан Иран Ислам Республикасы оборона министры урынбасары - «ЭТКА» оешмасы башкарма директоры Мортаза Алеми, Илчелекнең икътисад буенча киңәшчесе Бахрам Хәйдари һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!