«АГРОВОЛГА» күргәзмәсендә Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы ветеринар-ортопед» һөнәри осталык конкурсы узачак

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 8 июлендә Россиядә беренче тапкыр «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринар-ортопеды (тоякчысы)» төбәк һөнәри осталык конкурсы узачак. Ярыш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «РАЦИН» АҖ һәм «Тимофеев+» ҖЧҖ компанияләре белән берлектә оештырыла.

Ярышларда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 50дән артык «тоякчы» катнашачак. Конкурс ике этапта узачак: ярышларның беренче өлешендә дәгъва кылучылар махсус җиһазландырылган эш урыннарында «сынау» узачаклар, ә ярышның финалында конкурсантлар эре мөгезле терлекләрне фиксацияләү өчен «Тимофеев+» компаниясе тарафыннан җитештерелә торган махсус станокларда сыерларга «педикюр»  ясау буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Конкурс ветеринария табибының, ветеринар-ортопедның абруен күтәрүгә, белгечләрнең осталыгын арттыруга һәм яшьләрне үзенчәлекле һөнәр өлкәсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, соңгысы  бүгенге  көндә аеруча  мөһим.  

 “Җиңүчеләрне бәяләгәндә төп критерийлар түбәндәгеләр була: тоякларны кисү технологиясенең үтәлеше, тояк табанының моделе, авышлык почмагы, тояк озынлыгы. Куркынычсызлык техникасын үтәү дә игътибардан читтә калмаячак. Кагыйдәләрдә шулай ук билгеләнгән вакытның үтәлеше каралган, бу, һичшиксез, катнашучылар өчен өстәмә мотивация бирәчәк”, - дип хәбәр итте «Тимофеев+» ҖЧҖнең тоякларны кисү өлкәсендә эксперт-компаниясенең   генераль  директоры Юрий Тимофеев.

 Судьялар комиссиясе "Тимофеев+" компаниясенең уздырыла  торган конкурска кагылышлы өлкәдә белемнәре  һәм күнекмәләре  булган белгечләреннән  торачак. Компания эре мөгезле терлекләр тоякларын профилактикалау һәм дәвалау буенча төбәк предприятиеләре һәм оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә. Барлык катнашучыларга тигез шартлар тудырылачак, шулай ук нәтиҗәләр дә объектив бәяләнәчәк.  Шулай ук мастер-класс үткәрү планлаштырыла, анда белгечләр катнашучыларның барлык сорауларына  җаваплар бирәчәкләр.

Иң яхшы ветеринар-ортопед исемен алу  өчен беренче  тапкыр  оештырыла   торган  конкурсның  ничек узганын 8 июльдә 9.00 сәгатьтә «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә күрергә мөмкин булачак.

                                                                                     

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International