АГРОВОЛГА-22 күргәзмәсендә АПКның цифрлы киләчәге

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

2022 елның 7 июлендә «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр» темасына түгәрәк өстәл узачак. Оештыручысы – “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ.

Kazan Digital Week-2022 халыкара форумына багышланган чара катнаш (онлайн һәм офлайн) форматта узачак.

Түгәрәк өстәл кысаларында агросәнәгать комплексы (АПК) экспертлары тармакны цифрлаштыру буенча проектларны планлы рәвештә үстерү һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча гамәлдәге программалар  турында фикер алышачаклар.

 Спикерлар арасында - илнең эре агропредприятиеләре ТОП-менеджерлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук АПКның цифрлы чишелешләрен эшләүчеләр.

Игътибар үзәгендә:

- Федераль цифрлаштыру стратегиясе;                    

- үз предприятиеңне үстерүгә ярдәм итү буенча дәүләт программалары;

 - Цифрлы трансформация буенча укыту һәм аны 50% финанслашу мөмкинлеге;

- авыл хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләргә  автоматлаштыруга 50% финанслашу белән ярдәм итү программасы;

- Татарстан Республикасы АПКсын цифрлы трансформацияләү стратегиясе кысаларында АПКны үстерү.

 Түгәрәк өстәл финалында  «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләр, аграрийлар  өчен иң актуаль һәм тулы мәгълүмат базасы буларак,   «Агрополия» төбәк мәгълүмат системасы, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен бердәм цифрлы экосистема турында сөйләячәкләр.

 Чара  2022 елның 7 июлендә  12:45-16:00 сәгатьтә узачак.

Чараның урыны: «АГРОВОЛГА-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе, «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә үзәге,   Павильон №2,  Зал № 2. 

 Онлайн-трансляция өчен сылтамалар:

  

Төп спикерлар:

* Илья Сергеевич Начвин – Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары.

* Алексей Николаевич Павлюченко – АПКны цифрлы үстерү  һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты директоры.

* Иван Кириллович Петров – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Аналитик үзәгенең геомәгълүмат системалары һәм ресурслары идарәсе башлыгы.

     * Наил Ринат улы Залаков – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы   һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

* Руслан Умар улы Салпагаров – "Агроаналитика үзәге" ФДБУнең Ставрополь филиалы башлыгы.

* Нияз Андреевич Хәлиуллин – “РИВЦ”  АҖ генераль директоры.                            

* Михаил Николаевич Ясаков – бизнес-тренер, техник фәннәр кандидаты, MBA, җитештерүне цифрлы трансформацияләү  буенча эксперт.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International