7 июльдә Татарстанда АГРОВОЛГА - 2022 күргәзмәсендә Идел буе федераль округының Соя берлеге соя игү буенча ике сәгатьлек конференция уздырачак. Практик-белгечләр тәҗрибәле һәм яңа эш башлаучы соечыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәчәкләр: «Гектардан 40 центнер уңыш ничек алырга, ә сугарылмый торган җирләрдә гектардан 25 центнердан да ким булмаган уңышны ничек алырга?», «Яхшы сортны ничек сайларга?» «Чәчүлекләрне ничек сакларга һәм химиядә ничек акчаны артык сарыф итмәскә?» «Соев технологияләрен ничек тиз үзләштерергә?», «Уңышны ничек отышлы сатарга?», «Һәр эш башлаучы нинди хаталар ясый, һәм аларны ничек ясамый калырга?».
Быел Идел буе федераль округында яңа эш башлаукчы соечыларның 35% тәшкил итә. Татарстанда гына да соя чәчүлекләре узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек арткан.
Чәчүлекләр артты, әмма май-июнь айларында салкын һәм яңгырлы һава торышы булу аркасында соя начар үсте. Соя берлеге агрономнары аны дөрес итеп караганда планлаштырылган уңышның булуына ышаналар. Берлек белгечләре үзләре ягыннан ярдәм итәргә әзер. Ничек ярдәм итү турында нәкъ менә алар конференциядә сөйләячәкләр.
Татарстан җитештерүчеләре дә үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алалар һәм ТатНИИСХның тәҗрибә кырындагы яңа сортларның ничек булуын карый алачаклар.
Конференциядә катнашу бушлай. Барлык теләүчеләр килергә мөмкин.
7 июльдә 12.00-14.00 сәгатьтә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә. 2 нче Павильон, 1 нче эшлекле чаралар зонасы. Сораулар һәм теркәлү - 8 927 728 48 29 телефоны буенча
Тагын шуны исегезгә төшерәбез, 15 июльдә Самара өлкәсендә Сев-07 предприятиесе кырында Соя кыры көне узачак.
Чара Соя Демо-Полигоны мәйданчыгында узачак, анда Россия һәм чит ил селекциясенең 5 җитештерүчесеннән сояның 30 сорты тәкъдим ителә. Сез тоташтан һәм киң рәт белән, сугарулы һәм сугарусыз җирләрдә чәчелгән сортларны күрә алачаксыз.
Кыр көне форматында технологияләргә өйрәтү, тәҗрибә алмашу, демо-чәчүлекләрне карау, соя үстерү техникасы белән танышу булачак.
Кыр көне турында тулырак мәгълүмат Идел буе федераль округының Соя берлеге сайтында: www.soya-pfo.ru урнаштырылган.
Белешмәләр һәм теркәлү - 8 927 728 48 29 8 917 018 15 15 телефоннары буенча.