Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү өчен сайлап алу башлану турында игълан итә

2023 елның 12 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда федераль бюджеттан финанслашына торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1 кварталында тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру  өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36  йорт, 3 кат, 307  кабинет. Кабул  итү вакыты: дүшәмбе – җомга - 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес - 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
Документлар   2023 елның 15 маеннан  кабул  ителә башлый. 
Документлар  кабул итү   2023 елның 13 июнендә тәмамлана.
 
Документларны бирү тәртибе, Министрлык тарафыннан расланган  формалар  һәм сайлап алу нәтиҗәләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча бастырылачак: https://agro.tatarstan.ru/otbor-prodolzhaetsya-6470829.htm.   
Электрон адрес: Ruslan.Hafizov@tatar.ru.
Элемтә өчен телефон: (843) 221 76 85.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International