Ираннан диңгез продуктлары һәм Төркиядән татлы продуктлар: Казанда Халыкара хәләл-ярминкә узачак

2023 елның 12 мае, җомга

KazanForum кысаларында 19 - 21 майда «Казан» агросәнәгать  паркында Халыкара хәләл ярминкә эшләячәк, бирегә төрле илләр вәкилләре җыелачак. Чара өчен бөтен комплексны махсус рәвештә дини стандартлар буенча әзерлиләр, шулай ук барлык продукция  тикшерү уза.  Бу хакта матбугат туры вакытында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сөйләде.
“Russia Halal Market масштабын исәпкә алып, без барлык кунакларыбызның ихтыяҗын  исәпкә алырга тырышабыз. Күргәзмәдә ит һәм кондитер юнәлешләре буенча Татарстан җитештерүчеләренең экспозицияләре, шулай ук Иран, Малайзия, Сенегал һәм Төркия продукциясе булачак. Килгән һәркем үзенә ошаган продуктны татып карый һәм сатып ала алачак”, - дип билгеләп үтте спикер.
 Иран - диңгез продуктлары, Төркия кондитер  әйберләре  китерәчәк, ә Сенегал сувенирлар гына алып  килә, чөнки очыш озынлыгы   бу Африка иленә хәләл продуктлар алып килергә мөмкинлек бирми, дип аңлатты ул.
Гайнуллов, Татарстанның хәләл юнәлештә  перспективалары  бик  зур,  дип билгеләп  үтте. Аның әйтүенчә, хәзер республикада күп  җитештерү оешмалары башта ук нәкъ менә шушы стандартлар буенча проектлана.
 Russia Halal Market базарында барлыгы 400 сәүдә ноктасы ачылачак. Ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк, әчетелгән сөт продуктлары һәм башка күп нәрсәләрне татып карарга һәм сатып алырга мөмкин булачак.  Бөтен агропаркны әлеге чарага ай ярымга якын әзерләделәр.  Дуңгыз ите сатучылар белән ярминкә чорына эшчәнлекне туктатып  тору турында килешүләр төзелде, бинаны Ислам кануннары нигезендә бик җентекләп юдылар, дип хәбәр итте «Казан» агропаркы генераль директоры Олег Власов.
 “Без бөтен  нәрсәне  стандартларга туры китердек: бинаны бизәүдән башлап   продуктлар составына кадәр. Барлык арендаторлар да үз товарларын хәләл стандартларга туры китерделәр, әмма унлап  эшкуар  төрле сәбәпләр аркасында бу эш  белән шөгыльләнә алмадылар. Аерым алганда,  элек дуңгыз ите сатылган сәүдә рәтен тулысы  белән бушаттык”, - дип аңлатты ул.
Russian Halal Market ярминкәсенә керү ирекле булачак. Мәйданчыкта шулай ук өлкәннәргә ярдәм итү өчен волонтерлар эшләячәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International