KazanForun-2023 кысаларында Russian Halal Market хәләл продукция күргәзмәсендә катнашучылар арасында Иран, Төркия һәм Сенегал компанияләре булачак. Бу хакта брифингта журналистларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр итте.
Ул шулай ук KazanForum-2023 форумын әзерләүдә һәм уздыруда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актив катнашуын ассызыклап үтте. Аерым алганда, Министрлык «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында узачак Россия өчен уникаль булган Russia Halal Market хәләл продукция күргәзмәсе эшен оештыруны алып бара.
“Күргәзмә иртәгәдән башлана һәм 20 майга кадәр дәвам итәчәк”, - дип, хәбәр итте Рөстәм Гайнуллов.
Аның сүзләренчә, 14 мең кв. метрдан артык мәйданлы күргәзмәнең ике залында 400гә якын стенд урнаштырылачак. Марттан башлап, күргәзмәдә катнашучыларның продукциясен хәләл стандартының барлык таләпләренә катгый туры килү-килмәүгә тикшергәннәр.
“Бездә Ираннан экспонентлар булуы көтелә - дүрт компания, Төркия компанияләре, шулай ук Сенегалдан компания булачак. Без төп басымны Татарстан продукциясенә ясыйбыз, чөнки без үзебезнең республиканы хәләл продукция экспортлау өчен пилот төбәк буларак уңай яктан күрсәтәбез”, - дип аңлатты Рөстәм Гайнуллов.